Бөгелмә көрәшчесенең уңышы

2016 елның 12 мае, пәнҗешәмбе

Тегеран шәһәрендә начар ишетүче спортчылар арасында грек-рим көрәше буенча Дөнья беренчелеге үтте. Ярышта Россиянең җыелма командасы составында Бөгелмә спортчысы, “Факел” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Ленур Абдуллин да катнашты. Киеренке көрәш барышында Ленур Төркия һәм Иран спортчыларын җиңә һәм пьедесталның беренче баскычына күтәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International