Техниклар йортында “Рябинка” халык ансамбленең иҗат концерты узды. Шул рәвешле бию сәнгатенә гашыйк кызлар һәм егетләр ел саенн бөгелмәлеләр алдында сынау тота. Талантлы коллектив төрле елларда шәһәр, республика һәм россия бәйгеләрендә җиңеп, күп тапкырлар лаурет һәм дипломант исемнәрен яулаган. Ансамбльнең алыштыргысыз җитәкчесе - Н.Ф.Шириева. Иҗат кичәсендә сәхнәгә беренче адымнарын ясаган яшь биючеләр чыкты. Зурлар төркемендә биючеләр өчен бу чыгарылыш концерты булды.