СПИД – замана афәте

2016 елның 13 мае, җомга

Бөтендөнья СПИДтан үлүчеләрне искә алу көне уңаеннан “Яңарыш” (“Возрождение”) тернәкләндерү  үзәгендә үзәк китапханә хезмәткәрләре балалар һәм яшүсмерләр өчен бу темага багышлап махсус чара үткәрде. Очрашуның төп максаты – яшьләрне сәламәт тормыш рәвеше алып барырга өндәү.

  Бүгенге көндә дә СПИД авыруы яшенә, милләтенә карамастан, миллионнарча кешеләрнең гомерләрен өзүен дәвам итә. СПИДка каршы профилактика чарасы булган вакцина да әлегә кадәр уйлап табылмаган һәм радикаль дәвалау чаралары да юк. Шуңа күрә дә әлеге авыруны йоктырмауның бердәнбер чарасы булып аны профилактикалау тора.

ВИЧ-инфекция–йогышлы авыру, аның соңгы стадиясе булып СПИД тора. ВИЧ-инфекция венага  наркотиклар кертү нәтиҗәсендә шприцка эләккән кан аша, саклану чараларсыз җенси мөнәсәбәткә кергәндә, анадан балага йөклелек чорында, бала тапканда һәм күкрәк сөте ашатканда күчә.

Шуңа да үзебезнең киләчәгебезне алдан кайгыртып яшәү кирәк. Менә шундый дәвалауга бирешмәүче авыруларны йоктырмас өчен шәхси гигиена һәм профилактика таләпләрен төгәл үтәү мәслихәт. Боларның барысы турында китапханә хезмәткәрләре уеннар ярдәмендә һәм видероликлар күрсәтеп аңлатып бирде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International