Бөтендөнья тәмәкесез көн рәсми рәвештә 1988 елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан игълан ителә. Ел саен 31 майда бу көн бөтен дөньяда киң билгеләнә. Чараның максаты – кешеләргә тәмәке тартуның сәламәтлеккә нинди зур зыян салуын аңлату. Бу көнне тартучыларны тәмәкедән бер генә көнгә булса да баш тартырга чакыралар. Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре, сәламәт тормыш яклылар, мәдәният әһелләре, билгеле кешеләр тәмәкенең зарары хакында чыгыш ясый. Куркыныч фактлар китерелә, начар гадәттән котылу юллары өйрәтелә. Бөгелмәнең «Возрождение» тернәкләндерү үзәгендә бу көнне шулай ук “Бөтендөнья тәмәкесез көн” дип исемләнгән чара үтте. Балаларга тәмәкенең зыяны турныда сөләделәр, “Курение – это плохо” исемле документаль фильм күрсәттеләр.