“Бәләкәч” балалар бакчасында өстәмә белем бирү хезмәтләрен оештыруга зур игътибар бирәләр. Мультилингваль белем бирү шуларның берсе.
“Бәләкәч”тә инглиз теле көнен үткәрделәр. Зурлар төркеменә йөрүче балаларга Англия буенча сәяхәт итү өчен билетлар тапшырдылар. Беренче виртуаль тукталыш – Лондан. Балалар бик кызыксынып ике катлы автобусларны карады. Икенче тукталыш – Букингемск Сарае. Мондагы матурлыкны күреп, нәни бөгелмәлеләр шаккатты. Соңыннан алар лего-конструктордан сарайлар төзеде. Иҗат эше вакытында кайбер инглиз сүзләрен өйрәнде.