Балаларны патриотик рухта тәрбиялиләр

2016 елның 23 июне, пәнҗешәмбе

Бөгелмә шәһәренең “Возрождение” тернәкләндерү үзәгендә балаларны патриотик рухта тәрбияләү максатыннан, «Вставай, страна огромная!» дип исемләнгән чара үткәрделәр. Аның кысаларында балаларга сугыш турында документаль фильм күрсәттеләр. Соңыннан алар өчен спорт уеннары оештырдылар. Җитезлектә көч сынашкач, балалар культура һәм ял паркына килеп, “Хәтер” мемориалына чәчәкләр салдылар.      

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International