“Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” республика бәйгесенең беренче этабы тәмамланды. Конкурста барлыгы 155 балалар бакчасы катнашты. Татарстанның көньяк-көнчыгыш мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында ике дәүләт телендә эш алып баручы балалар бакчаларының берсе Бөгелмәдә. “Аленушка” бакчасы республика конкурсының финалында катнашачак. Конкурс нәтиҗәләре буенча Татарстанның ике дәүләт теле – татар һәм рус телләрен өйрәтүдә югары күрсәткечләргә ирешкән балалар бакчаларына 1 миллион сум күләмендә республика гранты тапшырылачак. Составында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәгариф үсеше институты вәкилләре булган конкурс комиссиясе әгъзалары шәһәрләргә һәм районнарга чыгып, сабыйларның татар һәм рус телләрен белү дәрәҗәсен урыннарда билгеләячәк.