Автокросс ярышлары 6 – 12 яшьлекләр, ә шәһәр беренчелеге узышлары 8 – 17 яшьлекләр арасында оештырыла. Моннан тыш, тамаша карарга килүчеләр “125-Стандарт” һәм “Хонда-GX-200” классларында ГКС Кубогына картинг ярышларында, “Пилот” һәм “Стриж” классларында “Интер” автосалоны Кубогына узышларында катнашучы көчле пилотларны күрәчәкләр.
Ярышларны ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, ТР Автомотоспорт федерациясе, Бөгелмә муниципаль районы, ТР “Ил-Барс” автомобиль спорты клубы оештыра.