Бөгелмәдә автомобильләргә газ тутыру компрессор станциясе ачылды

2016 елның 23 июне, пәнҗешәмбе

Татарстанда бүген ун урында автомобильләргә газ тутыру компрессор станциясе эшли. Россиядә транспорт чараларын газ ягулыгына күчерүнең 2023 елга кадәр исәпләнелгән программасы кысаларында, республикада әлеге станцияләрнең саны 2018 елга егерме бишкә җиткереләчәк. Бөгелмәдә шундый газ станцияләренең берсен гамәлгә кертеп җибәрделәр.  Берьюлы республиканың өч шәһәрендә: Яшел Үзән, Түбән Кама һәм Бөгелмәдә яңа объект ачу тантанасы үтте.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International