Россиядә әле күптән түгел “Шоколад көне”н билеләп үтә башладылар.https://tt.wikipedia.org алган мәгълүмат буенча, халыкара шоколад көне
(ингл. World Chocolate Day) - ел саен 11 июль көнне билгеләнгән бәйрәм. Халыкара шоколад көне ватаны булып Франция санала. Нәкъ французлар 1995 елда бу бәйрәмгә нигез салдылар. Бу яшь бәйрәм тиз зур популярлык яулый. Ул шулай ук Алмания, Италия, Швейцария һәм башка Аурупа илләрендә билгеләнә.
“Возрождение” тернәкләндерү үзәге дә бу татлы ризык бәйрәмен зурдан билгеләп үтәргә булды. Төрле бәйгеләр оештырып, аларда катнашып, биредә сәламәтлекләрен ныгытучылар татлы бүләкләргә ия булдылар.