Бөгелмәдә Корбан бәйрәмен оештыру турында җыелыш узды

2016 елның 2 сентябре, җомга

Аның эшендә җыелыш рәисе – Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов, Бөгелмә мухтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов, район башкарма комитеты, ветеринария хезмәте, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, ТКХ департаменты социаль яклау идарәсе вәкилләре, шулай ук авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Бөгелмә мөхтәсибәте шәһәр администрациясе һәм район социаль яклау идарәсе белән берлектә массакүләм хәйрия чарасы уздырып килә – корбанга чалынган мал итләрен, нинди диндә, нинди милләттә булуына карамастан, аз керемле гаиләләргә, өлкәннәргә, приютка һәм кайбер коммерцияле булмаган оешмаларга тарата.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International