Шимбә көнне, Казан шәһәренең “Рубин” стадионында Татарстан Республикасы кубогына футбол буенча финал матчы узды.
Трофей өчен Казан шәһәреннән “Мотор-Академия” командасы һәм Бөгелмәнең “Бугульма-РУНАКО”сы көч сынашты.
2:0 исәбе белән Бөгелмә футбол командасы җиңүче булды.