Иртәгә Бөгелмәдә көзге ярминкә

2016 елның 7 сентябре, чәршәмбе

“Игелек атнасы” акциясе кысаларында шәһәребезнең үзәк мәйданында, күптән килгән күркәм традиция буенча авыл хуҗалыгы продуктларын сату ярминкәсе уза. Бу гамәл, беренчедән, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен үз продукцияләрен сатарга уңай булса, ә халык өчен – арзан бәяләрдән кышка запас әзерләү.

Бөгелмәдә көзге ярминкә 10 сентябрь, шимбә көнне иртәнге сәгать 8дә ачыла. Сатуда яшелчә-җимешләр, ит, сөт продуктлары, төрле ярмалар, шулай ук тере балык, кош-корт та булачак.

Өлкәннәргә, һәрвакыттагыча, сатып алган продуктларын өйгә алып кайтуда “Единая Россия” волонтерлары булышлык итәчәк.

Барыгызны да ярминкәдә көтеп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International