Бөгелмәлеләрнең сәламәтлеген саклыйк дисәк…

2016 елның 8 сентябре, пәнҗешәмбе

Халыкны ялган, суррогат исерткеч эчемлекләрдән саклау юнәлешендә Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә бүлеге тарафыннан эзлекле эш алып барыла – этил спирты, составында спирт булган исерткеч эчемлекләрне  җитештерү һәм аны сату буенча гамәлдәге законнарны бозу күренешләре ачыклана.

2016 елның 9 ае дәвамында бу юнәлештә түбәндәге эшләр башкарылган: бүлекнең төрле службалары тарафыннан акциз маркасы булмаган 5 260 литр  спиртлы эчемлек табылган, шуның 5 082 литры Казакъстаннан кертелгән.

575 тикшерү уздырылган. 95 сәүдә ноктасы тикшерелгән. ЮХИДИ, участок оперуполномоченныйлары 480 берәмлек автотранспортны карап тикшергән;

“Ирекле сатуга тыелган яки чикләнгән спиртлы эчемлекләрне законсыз сату турында”гы РФ Административ хокук бозулар кодексының 14.2 маддәсе буенча 9 протокол төзелгән. Спиртлы эчемлекләрне төнге 22 сәгатьтән соң сатучылар административ җавапка тартылган.

1956 елгы бөгелмәле хатын-кызга куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган спиртлы эчемлекләр җитештергән һәм саткан өчен, РФ җинаять кодексының  238 нче маддәсе нигезендә, җинаять эше кузгатылган;

1978 елгы бөгелмәлегә дә ике җинаять эше кузгатылган (РФ җинаять кодексының “Вазифаи затка ришвәт бирү” турында 291.1 нче маддәсе һәм “Законсыз эшмәкәрлек итү” турында 171 нче маддәсе).

Шуны исегезгә төшерәбез: полицейскийларның нәтиҗәле эшчәнлеге күп очракта гражданнарның актив тормыш позициясендә торуларына бик бәйле.

Хөрмәтле бөгелмәлеләр! Законсыз төстә исерткеч эчемлекләр җитештерү һәм аларны сату очраклары турында мәгълүматларыгыз булса, эчке эшләр бүлегенә 02, 6-95-02 (тәүлек әйләнәсенә эшли) телефоннары буенча хәбәр итә аласыз.

Россия  Эчке эшләр министрлыгының

Бөгелмә бүлеге матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча

"Бөгелмә авазы"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International