Линар Закиров Корбан гаете намазында катнашты

2016 елның 12 сентябре, дүшәмбе

Бүген Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров Үзәк мәчеттә Корбан бәйрәме уңаеннан үткәрелгән гает намазы һәм вәгазендә катнашты.

Корбан гаете – изге Мәккә сәфәре – хаҗ тәмамлану һәм корбан чалына торган мөселманнарның иң төп бәйрәмнәреннән берсе. Ул Ураза бәйрәменнән соң нәкъ 70 көн узуга, ягъни мөселманнарның ай календаре буенча 12 айның 10 нчы көнендә уздырыла. Бу елны ул 12 сентябрьгә туры килде.

Линар Закиров Корбан гаетенең, бик күп гасырлар элек кебек үк, бөтен дөнья мөселманнарын берләштерүен, мәрхәмәтлелек, үзара хөрмәткә өндәвен искәртте. “Мин сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек һәм мул тормыш телим! Аллаһы Тәгалә сезне һәм сезнең якыннарыгызны сакласын! Корбан гаете мөбарәк булсын!” – диде ул үзенең чыгышында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International