Бөгелмә спортчылары сынатмый

2016 елның 13 сентябре, сишәмбе

10 сентябрь көнне “Энергетик” стадионында ТР чемпионаты буенча Югары лига командалары арасында футбол матчы булып узды. Анда “Бөгелмә-Рунако” белән Казан шәһәренең “ДЮСШ-Вахитовский” командалары очрашты.

Нәтиҗәдә бөгелмәлеләр көндәшләрен 3:0 белән җиңде. Моңа Венер Яһудин белән Алексей Рябов тырышлыгы нәтиҗәсендә ирешелде. Шул рәвешле, турнир таблицасында лидерлык - “Зеленодольск” (32 очко) командасында, икенче урында - Казанның “Мотор”ы (31 очко), өченче урында  Түбән Камадан “Шинник” (29 очко), бөгелмәлеләр, 26 очко исәбе белән, дүртенче урында бара.

Киләсе очрашу шулай ук Бөгелмәдә узачак. Анда “Бөгелмә-Рунако” командасы Казанның “Рубин”ы белән очрашачак. Матч 21 сентябрь көнне 15  сәгатьтә башлана. Килегез, карагыз, үзебезнекеләргә көч биреп торыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International