Бөгелмә укучылары ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре белән очрашты

2016 елның 13 сентябре, сишәмбе

      Рәсми актлар, документлар белән эшләүче хезмәткәрләр үзләренең эш үзенчәлекләре турында сөйләде, 1899 елгы актларның архивын күрсәтте, шулай ук хәзерге актлар теркәлгән документлар белән дә таныштырды. Укучылар белән гаилә кыйммәтләре, гаилә тууның рәсми өлеше турында әңгәмә үткәрелде.

       Гимназиядән килгән кунакларга аларның әти-әниләре белән үзара нинди мөнәсәбәттә булулары хакында тест тәкъдим ителде. Аның нәтиҗәсеннән күренгәнчә, укучылар һәм әти-әниләр – үзара ышанычлы һәм яхшы мөгамәләдә.

       Балаларның игътибарына тантаналы никах теркәлүнең видеоязмасы да күрсәтелде. Очрашу чәй табыны һәм фотосессия белән тәмамланды.

“Бөгелмә авазы”

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International