Шимбә көнне – 10 сентябрьдә, республикада көзге ярминкәләр старт алды. Атна саен үтә торган планерка барышында Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров “Ярминкәләр авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен үз товарларын сату өчен, ә шәһәр халкына кулай бәядән азык-төлек сатып алу өчен яхшы мөмкинлек, бу уңай практиканы дәвам итәргә кирәк” – дип билгеләп үтте.
Көтеп алган ярминкә, чыннан да, халыкны кулай бәяләр һәм бай ассортимент белән шатландырды. Сату нокталары 70тән артык иде. Җиләк-җимеш, бәрәңге, кәбестә, чөгендер, суган, ит – барысы да мулдан. Бер көн эчендә Бөгелмә районының авыл хезмәтчәннәре 2 миллион 500 мең сум табыш алган.