Никах теркәү гаризаcын электрон ТР дәүләт хезмәтләре порталында бирергә була

2016 елның 13 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы хезмәт күрсәтү порталында (uslugi.tatarstan.ru) һәр мөрәҗәгать итүченең гади электрон имзасы белән никах теркәүгә өйдән чыкмыйча гына тулысынча электрон гариза тапшырырга мөмкин.      Әлеге сервис ярдәме белән Сез никахлашу көненә бер ай кала ГХАТ бүлегенә килү вазыйфасыннан азат ителәсез.

     Әлеге хезмәт төрле шәһәрләрдә яки илләрдә торучы һәм закон белән каралган вакыт аралыгында уртак гариза бирергә мөмкинлекләре булмаган гражданнарга бигрәк тә файдалы.

     Никах теркәүгә электрон гариза бирү өчен түбәндәгеләр кирәк:

1 - Татарстан Республикасы хезмәт күрсәтү порталында теркәлергә, идентификация һәм аутентификация бердәм системасында (ЕСИА) стандарт учет язмасына ия булу, ягъни Россия Федерациясе Пенсия фонды һәм Россия Федерациясе Федераль миграция хезмәте органнарында тикшерү узарга;

2 - Порталда тәкъдим ителгән гариза формасын тутырырга;

3 - Дәүләт пошлинасын түләргә;

4 - Никах теркәүгә электрон гариза бирүне раслау.

       Гаризаны биргәннән соң 1 эш көн дәвамында мөрәҗәгать итүчеләрнең шәхси кабинетларына ГХАТ органыннан җавап киләчәк.

       Шулай ук Татарстан Республикасы хезмәт күрсәтү порталында 200дән артык төр электрон хезмәт белән файдалана аласыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International