Бөгелмә районының Батыр авылында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Зубарева Елизавета Андреевна 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Бәйрәм көнендә Бөгелмә шәһәре мэры урынбасары Ирина Белова, Подгорный авыл җирлеге башлыгы Марат Мөбәрәкшин һәм социаль яклау вәкилләре юбилярга исәнлек-саулык, гаилә иминлеге, балаларының, онык-оныкчыкларының кадер-хөрмәтендә яшәвен теләделәр.
Юбилярга РФ Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасы, истәлекле бүләк һәм чәчәкләр бәйләме тапшырылды.