Электрон хезмәтләр порталында табибка язылу тәртибе

2016 елның 14 сентябре, чәршәмбе

Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр электрон рәвештә күрсәтелә башлаганнан бирле кулдан эш китте. Хәзер төрле учреждениеләр бусагаларын таптамыйча, су буе чиратларда тормыйча,  компьютер каршында утырып кына төрле мәсьәләләрне хәл итәргә була.

Татарстанның Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша бүгенге көндә 200дән артык хезмәт күрсәтелә. Республика Мәгьлүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы вәкилләре әлеге сервисны даими рәвештә камилләштерү юнәлешендә эшлиләр. Әледән-әле порталда яңа хезмәтләр барлыкка килә, булганнары исә камилләштерелә бара.

Әйтик, август ахырында табибка язылу хезмәте яхшыртылды. Хәзер терапевтка яки педиатрга язылыр өчен 3 гади гамәл башкарырга кирәк:

1. Шәхси кабинетта тиешле полисны сайларга. Шул биттә “Терапевт. Педиатр.” дигән язу һәм сез теркәлгән табибның исеме чыгар.
2. “Язылырга” дигән тасмага басарга
3. Уңайлы көн һәм вакытны сайларга

Портал аша язылганнан соң электрон почтага дата һәм вакыт белән искә төшерү хаты килер.

Терапевт һәм педиатрдан кала Порталда хәзер стоматологка һәм гинекологка да язылып була.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International