“Автокресло – детям!” балалар юл-транспорт җәрәхәтләрен профилактикалау акциясе “Бәләкәч” бабалалар бакчасында старт алды.
Статистика буенча шәһәр бакчаларына 70 % балаларны ата-аналар транспорт чараларында китерәләр.
Әкият герое “Бәләкәч”леләрне машина туктый торган махсус урыннарда каршы алды һәм ата-аналарга балаларының тормышы аларның кулында икәнлеге турында искәртте. Автомобильдә балалар автокреслосы булу – закон.