1 октябрьдә бөтен дөнья Өлкәннәр көнен билгеләп үтте. Әлеге күркәм датаны “Яңарыш” мөмкинлеге чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә дә уздырдылар. Күркәм традиция буенча, Өлкәннәр көне әлеге үзәктә бик зурлап үткәрелә: кунакка тәрбияләнүчеләрнең әби-бабайлары, шулай ук, лаеклы ялга чыккан хезмәткәрләр чакырыла.