Игелеклелек һәм хөрмәт көне уңаеннан Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә тәрбияләнүче ветераннар янына кунака барды.
Үзләренә карата шундый җылы сүзләр ишеткәч, аларның күзләренә яшь килде. Биредә тәрбияләнүче өлкән кешеләргә туганлык, кайгыртучанлык кебек гадәти гаиләләрдә булган хисләр җитми, шуңа күрә дә мондый мөгамәлә аларның күңелләренә үтеп керә. Үзәктәге 27 кешенең барысы да диярлек ялгыз, алар өчен иң зур бүләк – ул игътибар. Күңелләре моң, сагыш тулы әбиләргә, бабайларга ныклы сәламәтлек, җылылык һәм шатлык-сөенечләр телибез.