29 сентябрь көнне Әгерҗе муниципаль районының Кече Таң авылында “Җир сулышы” III Республика балалар берләшмәсе бәйгесенә йомгак ясау тантанасы үтте. Конкурска ресбубликаның 17 муниципаль берәмлегеннән 54 эш тапшырылган иде.
Бәйге нәтиҗәләре буенча Петровка мәдәният йортында эшләп килүче “Ритм” балалар коллективы (җитәкчесе – Г.Конычева) III дәрәҗәдәге лауреат булды. Ключи мәдәният йортының “Радуга” төркеме җитәкчксе Н.Леонтьева “Татарстан – Яңа гасыр” иҗтимагый хәрәкәте дипломы белән бүләкләнде.