29 сентябрь көнне билгеләп үтелүче Бөтендөнья йөрәк көне кысаларында Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре “Яхшылык – йөрәгеңдә” акциясендә катнашты. Әлеге чара Бөгелмә үзәк район хастаханәсе поликлиникасында уза һәм бу акция бөгелмәлеләрне үзеңнең, якыннарыңның сәламәтлегенә, йөрәк эшчәнлегенә игътибарлы булырга чакыра.
Организмны тикшерү вакытында ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре үзләренең кан составын белделәр, аларга кардиограмма ясадылар, сулыш системасын тикшерделәр, тән составын билгеләделәр һәм башка төр тикшерүләр уздырдылар.
ГХАТ бүлеге начальнигы Илвира Сәгъдиева: “Әлеге акциядә катнашу безгә үз сәламәтлегебезне яхшырак белергә, нинди куркыныч янау мөмкинлеге булуын ачыкларга ярдәм итте”, – диде һәм бөгелмәлеләрне акциядә активрак катнашырга чакырды.