Яңа акча купюраларында урнашачак символларга тавыш бирүдә Казан өченче урынга төште

2016 елның 3 октябре, дүшәмбе

Татарстан башкаласы рейтингта Сочи белән Ерак Көнчыгышны алга уздырды.

Казан Россия яңа акча купюраларында урнашачак символларга тавыш бирүдә өченче урынга төште. Бу твоя-россия.рф конкурсы сайты статистикасыннан күренә.

Беренче урында «Роза Хутор» һәм «Фишт» олимпия стадионы күренешләрен тәкъдим итеп,  321 меңнән артык тавыш белән Сочи тора.

Икенче урынны 315 меңнән артык тавыш җыеп, Ерак Көнчыгыш яулаган. Ул ике символ – Көнчыгыш космодромы һәм Рус утравына күпер сурәтләрен тәкъдим иткән.

Татарстан башкаласы 307 мең тавыш җыеп, рейтингның өченче баскычында. Казан тавыш бирүгә Кремль һәм Казан федераль университетын күрсәтте.

Сочи белән ике арадагы тавыш аермасы 14 меңләп.

 «Татар-информ» 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International