Бөек Ватан сугышы ветераннарын 90 яшьлек юбилейлары белән тәбрик иттеләр

2016 елның 4 октябре, сишәмбе

3 октябрь көнне Бөгелмә районында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре Роза Головкина һәм Гамилә Харисова  90 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр.

Бәйрәм көнендә Бөгелмә шәһәре мэры урынбасары Ирина Белова  һәм   “Радуга”халыкка  социаль хезмәт күрсәтү  үзәгенең җитәкче урынбасары Алла Барышева юбилярларга исәнлек-саулык, гаилә иминлеге, балаларының, онык-оныкчыкларының кадер-хөрмәтендә яшәвен теләделәр.

Юбилярларга РФ Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасы, истәлекле бүләк һәм чәчәкләр бәйләме тапшырылды.  

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International