Бөгелмәдә “Зур этнографик диктант” узды

2016 елның 5 октябре, чәршәмбе

Бөгелмә шәһәрендә “Халыклар күп – ил бер”- дигән слоган белән “Зур этнографик диктант” Бөтенроссия мәгърифәтчелек акциясе узды.

4 октябрь көнне, әлеге акциядә 50дән артык кеше катнашты. Чарада катнашканнар истәлекле сертификат белән бүләкләнде.  

Биремнәр 30 сораудан торды. Катнашучыларга бер үк катлаулылыктагы текстлар бирелде, алар федераль һәм төбәк сорауларыннан торды. Барлык биремнәргә дә дөрес җавап биргән очракта, 100 балл җыю мөмкинлеге бар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International