Төнге һава температурасы 0 градуска кадәр төшә

2016 елның 7 октябре, җомга

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә – 8 октябрьдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

 

Республиканың күпчелек районнарында яңгыр явачак.  Төньяк-көнчыгыш тарафтан талгын җил исәчәк.

 

Татарстанда һава температурасы төнлә – 4-9, көндез – 9-14 градус җылы булачак. Казанда да яңгыр ява. Төнлә – 6-8, көндез – 10-12 градус җылы булачак.

 

9 октябрьгә каршы төндә һава температурасы 0-5 градус кына җылы булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International