Бүген, шимбә көнне, Бөгелмәдә чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Бөгелмәлеләр яшелчә, җиләк-җимеш, ит, бал, ярмалар, кош-корт һәм башка товарлар сатып ала алдылар.