8 октябрь көнне Татарстан Республикасының Баулы шәһәре беренчелегенә картинг буенча ачык ярышлар узды. АндаТатарстан һәм Башкортстаннан 10 команда, 60тан артык кеше катнашты .
Бөгелмә җыелма командасын “Юность” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр тәкъдим итте. “Хонда 200” классында Кирилл Балашов җиңү яулады, “Минск” классында Арсен Спиридонов көмеш белән бүләкләнде. Спортчыларны Кирилл Кудряшов һәм Анастасия Чернуха тәрбияли.