Кикбоксинг буенча ТР чемпионаты һәм беренчелеге

2016 елның 11 октябре, сишәмбе

8-10 октябрь көнне Менделеевск шәһәрендә лайт-контакт һәм К-1 бүлегендә кикбоксинг буенча ТР чемпионаты һәм беренчелеге узды.  Ярышларда республикабызның 16 командасы, 100дән артык спортчы көч сынашты.

 “Юность” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр лайт-контакт бүлегендә үз гәүдә авырлыгы категорияләрендә җиңүче яуладылар. Түбәндәге спортчылар югары нәтиҗәләргә иреште: Дмитрий Дементьев (28 кг), Анар Ягубов (47 кг), Ләйсән Җамалиева (52 кг), Айнур Миңнулин (57 кг), Тимур Арсланов (69 кг). Көмеш медальгә Эдуард Ханаев (37 кг), Павел Поздняков (47 кг), Владислав Бебиков (52 кг), Ләйлә Садриева (56 кг) лаек булды. К-1 өлешендә көмеш призер булып Руслан Хохлов (81 кг) табылды. Тренерлар-укытучылары – Рафик Дәүләтшин, Роман Фирсов, Марат Нурмөхәммәтов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International