Ипотекага фатир алучылар саны арта

2016 елның 17 октябре, дүшәмбе

Торак сату белән шөгыльләнгән фирмалар, риэлторлар күзәтүенчә, соңгы арада Татарстанда ипотекага фатир алучылар саны арта башлаган. Торак базарындагы мондый җанлануны кредит ставкаларының кимүенә бәйләп аңлаталар.
Узган ел белән чагыштырганда, быел ипотекага фатир алучылар саны 36,4 процентка арткан. Бу өч тапкырга күбрәк дигән сүз. 2015 елда икенчел торак базарында ипотека буенча фатир алганда бирелә торган кредитның еллык процент ставкасы 14-15 процент тирәсе булган. Быел исә бу сан 12-13 процентка кадәр киметелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International