Бөгелмәлеләр, юл ачылган

2016 елның 18 октябре, сишәмбе

Әле менә якшәмбе көнне маршрут автобусы белән Казаннан кайтып төштем. Карабашны үтү белән турыдан булса инде өйдә буласы идем, тагын 40 минут бар бит әле дип уйлап кайта идем, мәшһүр Тукаебыз: “Тор, шәкерт, җиттек Казанга!” – дип язганча, күп тә үтмәде, Бөгелмә күренде: утларын җемелдәтеп утыра. 9 нчы километрдагы юлны алдагы көнне генә, ниһаять, ачканнар икән, ләбаса. Аллаһның рәхмәтләре яусын шушы эштә катнашканнарга. Хәерле юллар булсын һәммәбезгә дә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International