Татарстаннан беренче космонавт галәмгә очты

2016 елның 19 октябре, чәршәмбе

Әлеге корабльдәге 3 кешелек экипажны Татарстан егете Сергей Рыжиков җитәкли.
Корабль бүген Халыкара космик станциясенә чыгачак, галәмдә барлыгы 54 тәҗрибә үткәрергә ниятлиләр. Монда авырлыксызлык шартларында борыч үстереп карау, айда йөри торган җайланма белән ерак арадан идарә итү кебек тәҗрибәләрне сынау да кергән, дип хәбәр итә Роскосмос.

Кыскасы, җиргә космонавтлар 130 тәүлектән соң гына әйләнеп кайтачак.
Сергей Рыжиков Татарстаннан галәмгә очкан беренче космонавт. Тумышы белән Бөгелмәдән булган ир-атка 42 яшь, ул озак еллар Төмән өлкәсендә яшәгән. Югары хәрби авиация очучылар училищесын төгәлләгән.

Сергей бу очыш турында күптән хыялланган, 2014 елдан бирле әзерлек эшләре алып барган. Тәҗрибәсе җитәрлек – ул 700 сәгатьтән артык очыш ясаган очучы, «Роскосмос»ның космонавт-сынаучысы.  

Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров исә Сергейгә Татарстан һәм Бөгелмә районы әләмнәрен тапшырган, ул әләмнәрне космонавт үзе белән галәмгә алган. Очыштан соң, Сергей Рыжиков туган ягы Бөгелмәгә кайтырга вакыт табарга вәгъдә иткән. Якташыбызның очышы уңышлы узсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International