Район башлыгы Линар Закиров Рыжиковка Татарстан һәм Бөгелмә районы әләмнәрен тапшырган

2016 елның 19 октябре, чәршәмбе

Щелковода, Йолдызлы шәһәрдә ТРның Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров бөгелмәле, хәзерге вакытта кораб командиры, МКС-49/50 экспедициясенең борт инженеры – «Роскосмос»ның космонавт-сынаучысы Сергей Рыжиков белән очрашкан. Закиров Рыжиковка Татарстан һәм Бөгелмә районы әләмнәрен тапшырган, ул әләмнәр хәзер космонавт белән бергә галәмдә, дип хәбәр итә Бөгелмә районы хакимияте матбугат хезмәте.

«Әйе, ул Бөгелмәдә бераз яшәде, биредә аның дуслары, танышлары калды, шуңа да вакыт-вакыт ул бирегә кайтып китә. Без алдан сөйләшеп куйдык, очыштан соң Сергей Рыжиков, һичшиксез, Бөгелмәгә кайтырга вакыт табачак. Кичә смс-хәбәр аша мин аңа уңышлы очыш теләдем. Ул аңа хәерхаклы булган өчен бөтен республикага рәхмәтен җиткерде», – дип җиткерә район башлыгы Линар Закиров сүзләрен матбугат хезмәте.

 

"Бөгелмә авазы"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International