Бүгенге көндә Муса Җәлил исемендәге ҖЧҖ районннда авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш кертүче оешма. Биредә халык үсемлек үстерү белән генә түгел, ит-сөт юнәлешендә дә уңышлы эшли.
Яз көнне хезмәтчәннәр кыска вакыт эчендә чәчү эшен тәмамладылар. Аннан соң сыйфатлы итеп җирләрне дә эшкәрттеләр. Җәйнең коры килүенә дә карамастан, кодашлылар терлекләр өчен яхшы печән әзерләүгә ирештеләр. Шунысын да искәртеп үтәсе килә, барлык эш күләмен дә җәлиллеләр үзләре башкаралар, читтән ярдәм көтеп ятмыйлар.
Ел башыннан алып җәмгыять 660 тонна сөт җитештергән, бу үткән ел белән чагыштырганда 101 процент тәшкил итә. Ә бу көннәрдә 2 300 килограмм продукт савалар.