Бөгелмә механика заводы 60 еллыгын билгеләп үтте

2016 елның 2 декабре, җомга

"Татнефть" җәмгыятенең Бөгелмә механика заводы - нефть һәм газ чыгаручы һәм эшкәртүче, нефть химиясе һәм энергетика сәнәгате өчен җиһазлар эшләүче илнең алдан баручы предприятияләренең берсе. Завод нефть сәнәгате өлкәсендә Татарстанның, Россиянең һәм күп чит илләрнең ихтыяҗларын канәгатьләндерә. 
Заводның юбилее уңаеннан оештырылган тантаналы чара Техника йортында узды. ТР Дәүләт Советы исеменнән завод коллективын  депутат Илдус Касыймов котлады. Ул билгеләп үткәнчә, БМЗның барлык казанышлары –хезмәт коллективының нәтиҗәле эше. Оешманың ветераннары – заводның алтын фонды, алар нигезендә булдырылган куәтле производство базасы, предприятиядә салынган бай традицияләр алар нәтиҗәсендә диде ул. Илдус Касыймов завод коллективына Татарстанның социаль-икътисадый үсешенә сизелерлек өлеше керткән өчен рәхмәт белдерде. Ул Бөгелмә механика заводы коллективына Дәүләт бүләкләре: ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хаты һәм ТР Дәүләт Советының Рәхмәт хатын тапшырды. 
"Татнефть" җәмгыятенең нефть чыгару буенча генераль директор урынбасары Рөстәм Хәлимов бөгелмәлеләргә котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Завод коллективын, шулай УК, Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Адел Галиуллин котлады. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International