Бөгелмә районы һәм шәһәре мөхтәсибәте Бөтендөнья хиҗаб көненә багышланган чара оештыра. Бәйрәм 1 февраль көнне Ленин урамы, 3 нче йорт адресы буенча урнашкан “Назлы Нур” кибетендә узачак. Башлана 10.00 сәгатьтә.
Кунаклар өчен түбәндәге программа әзерләнә: хиҗаб турында вәгазь, яулык бәйләү тәртипләре, викторина, чәй эчү.