Бөгелмәдә чаңгы сезоны ябылды

2017 елның 20 марты, дүшәмбе

Кичә “Чаңгы базасы” спорт-сәламәтләндерү комплексында, спорт  сезонын ябу кысаларында, чаңгы узышлары үтте. Чарада Бөгелмә муниципаль районы мәктәпләре укучылары, югары һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре вәкилләре, предприятие һәм оешма командалары катнашты. Ярышта көч сынашучылар, тамашачылар каршында сәламләү сүзе белән Бөгелмә шәһәре мэры урынбасары Ирина Белова чыгыш ясады.

Һәрбер төркемдә җиңүчеләр кубоклар һәм грамоталар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International