Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре өчен март азагы – кызу урак өсте. Авыл хуҗалыгы предприятиесенең чәчү кампаниясен турында Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Бөгелмә районы авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илдар Исмәгыйлев хәбәр итте.
Ул билгеләп үткәнчә, киләсе уңыш өчен авыл хуҗалыгы предприятиеләре 40 мең гектардан артык җир әзерләгән –сабан культуралары чәчү өчен. Чәчү кампаниясенә машина-трактор паркы әзерлеге 100 процент тәшкил итә.
"Орлыкны сайлап алуны төгәллибез, минераль ашламаларны китерүне дәвам итәбез. Чәчү кампаниясен вакытында үткәрәбез”, - дип өстәде Илдар Исмәгыйлев.
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы чәчү кампаниясен барлык процедураларын үтәп, вакытында һәм югары дәрәҗәдә үткәрергә кушты.