Белем бирү

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы
 2 нче гомуми үсеш төрендәге “Ләйсән” Карабаш балалар
бакчасы мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү бюджет учреждениясе

Описание:

Адресы: 423229, ТР, Бөгелмә районы Карабаш бистәсе, Гагарин урамы, 6 йорт.

     Учреждениядә 6 төркем бар, гомуми балалар саны-142. Балалар бакчасы 6.30-18.30 сәгатьләрдә хезмәт күрсәтә, атнага 5 көн эшли, балалар бакчада унике сәгать була. Бер яшьтән алып җиде яшькәчә балалар кабул ителә.

     Балалар бакчасында алты төркем эшли:

- Иң кечкенә яшьтәге балаларның икенче төркеме (1-2 яшь)

- Беренче кечкенәләр төркеме (2-3 яшь)

- Икенче кечкенәләр төркеме (3-4 яшь)

- Уртанчылар төркеме (4-5 яшь)

- Зурлар төркеме (5-6 яшь)

- Мәктәпкә әзерлек төркеме (6-7 яшь)

     Балалар бакчасы педагоглар һәм хезмәт күрсәтү персоналы белән тулысынча комплектланган.

      Мөдире - Киселёва Татьяна Викторовна, педагогик эш стажы - 32 ел, югары белемле.

      Унөч педагогның алтысы югары белемле, җидесе урта-һөнәри белемле.

     Балаларның социаль-шәхес буларак тәрбияләү мәктәпкәчә белем бирү учреҗдениясенең мөһим бурычы. Балалар бакчасында ул сюжетлы-рольле уеннар, хезмәт, экскурсия, мөстәкыйль һәм шәхси эшчәнлек аша тормышка ашырыла.





Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы

мәктәпкәчә тәрбия һәм белем муниципаль бюджет учреждениесе

Ак каен 3 нче гомум үсеш төрендәге Карабаш балалар бакчасы

 

Адрес 423229, Татарстан Республикасы, Бөгелмә районы, ш.т.п. Карабаш, Комсомольский урамы, 1 нче йорт.

     Телефон: (85594) 5-04-45

Электрон почта адресы: ds3 akkaen @mail.ru

    Балалар бакчасының җитәкчесе: Зөһрә Хөсәен кызы Ниязова.

Балалар бакчасы төрләнгән бинада урнашкан, берьюлы 40 балага исәпләнгән. 1969 елда эксплуатациягә кертелгән.

     Азкомплектлы ике төркем эшли, шуларның икесендә дә мәктәпкәчә хәзерлек, татар телендә тәрбияләү һәм укыту буенча эш алып барыла.

2013–2014 уку елында бакчага 36 бала йөри.

     Учреждениедә 6 тәрбияче эшли, 1 тәрбияче югары белемле, бишесе махсус урта белемле, өч тәрбияче 1 нче квалификация категорияле, берсе – 2 нче квалификация категорияле.

    Учреждениенең төп юнәлешләре:

     – балада иҗтимагый шәхес үсеше;

халык педагогикасы ысуллары белән балаларда туган илнең гореф-гадәтләренә, милли кыймәтчелекләренә карата уңай караш һәм үзаң тәрбияләү;

      – балаларның физик һәм рухи яктан сәламәтлекләрен ныгыту өчен шартлар тудыру, куркынычсыз тереклек эшчәнлеген җитештерү. 

  Балалар бакчасының төп программасы – “Туганнан алып мәктәкәчә хәзерлек программасы” (Н.Е.Вераксы, Т.С.Комарова, М.А.Васильева) редакциясе буенча эшләнгән, шулай ук Р.К.Шәехованың региональ программасы кулланыла. Программаны гамәлгә ашыру белем бирү процессын төзүнең комплекслы-тематик принцибына, мәктәпкәчә белем бирүнең бөтенлек һәм интеграция принципларына нигезләнгән, балаларның яшьләренә туры килгән эш формаларын һәм эшчәнлек төрләрен исәпкә алып төзелгән. Шул программалар белән беррәттән, С.Н.Николаевның “Экологик тәрбияләү программасы” Р.Г.Борһанованың “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны татар халкының милли культурасы белән таныштыру” программасы, К.В.Закирова, Р.А.Низамованың “Гаиләдә һәм балалар бакчасында әхлакый тәрбия бирү” программаларын кулланалар.

 Бу программалар буенча эш балаларның интеллектуаль, шәхси, физик, эстетик яктан үсешенә, коммуникатив сәләтләрен үстерүгә, сәнгать  өлкәсендәге эшчәнлекләрен үстерүгә юнәлтелгән.

 Бакчада көндәлек эш формалары белән беррәттән, балаларның кызыксынуларын күз алдында тоткан түгәрәкләр эшләп килә. Экологик-сәламәтләндерү тугәрәге “Сәламәтчек”, әвәләү сәнгате буенча “Тылсымлы пластилин”, кечкенәләр өчен хәрәкәтле уеннар түгәрәге “Уеннар иле”. Түгәрәкләрнең нәтиҗәсе ачык шөгыльләрдә, күргәзмәләрдә, бәйрәмнәрдә күренә.

Балаларның милли аңнарын үстерү өстендә дә күп эш алып барыла. Берничә ел рәттән балалар туган як табигате, милли гореф-гадәтләре, халыкның мәдәниятен өйрәнү өстендә эшли, боларның барысын да төркемдәге милли төстәге интерьер, төрле-төрле күрсәтмәле кулланмалар, халык сәнгате әйберләре исбатлый.

Бу тема кызыл җепкә тезелеп киткән кебек балаларның бөтен эшләрендә чагыла. Рәсем ясау, әвәләү, кисеп ябыштыру, музыка, сөйләм телен үстерү шөгыльләрендә, уеннар аркылы, күзәтү һәм күңел ачу, фольклор кичәләрдә чагыла. Әхлакый һәм рухи күтәренкелек өчен педагоглар үзләренең эшләрендә мәңгелек тәҗрибәсе булган халык педагогикасын кулланалар. Бу эштә аларга татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның “Әхлакый тәрбия” китабы, педагог һәм мәгърифәтче Ризатдин Бине Фәхритдинның “Тәрбияле бала” китаплары ярдәмгә килә. Рәсем ясау, әвәләү, кисеп ябыштыру шөгыльләрендә балаларны татар халкының кулланма сәнгате, халык иҗаты әйберләре, хәрәкәтле һәм түгәрәкле уеннарда күп төрле йолалар кулланыла.

Балаларны һәрдаим танылган татар шагыйрьләренең һәм язучыларының әсәрләре белән таныштыралар: Г. Тукай, М. Җәлил, Р. Миңнуллин, А. Алиш, З. Нури, һ.б. Ел саен татар халкының милли бәйрәмнәре: “Алтын көз”, “Сөмбелә”, “Нардуган”, “Нәүрүз мөбәрәк булсын”, “Сабантуй”; “И туган тел”, “Туган телдән аермасын язмыш” шигърият кичәләре, “Елмаеп, көлеп кенә”, “Әйлән-бәйлән” кебек  фольклор кичәләре үткәрелә.

 

 





















































Соңгы яңарту: 2021 елның 9 феврале, 20:45

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International