Белем бирү

Хөрмәтле ата-аналар!


Балалар бакчаларында булган чиратларны җайга салу максатыннан, югары технологияләргә нигезләнгән «Электрон балалар бакчасы» проекты гамәлгә ашырылды. 2011 елның мартыннан ул республиканың барлык төбәгендә дә кулланыла башлады.

Бөгелмә муниципаль  районы башкарма комитетының  мәгариф  идарәсе яңа уку елына балалар бакчасына кабул иту тәртибе турында мәгълүмат бирә. “Балалар бакчасына электрон чират” системасы  район башкарма комитеты җитәкчесе раслаган “Бөгелмә муниципаль районында мәктәпкәчә белем бирүнең төп гомумбелем программасын тормышка ашыручы муниципаль мәктәпкәчә белем учреждениеләренә (балалар бакчалары) гаризалар кабул итү, исәпкә кую һәм урнаштыру” муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча административ регламенты нигезендә эшли (регламент тексты мәгариф бүлегенең https://edu.tatar.ru/bugulma/roo сайтында урнаштырылган). “Электрон балалар бакчасы”  ярдәмендә балаларның ата-аналарыннан гаризалар кабул ителә, бер балалар бакчасыннан икенчесенә күчерү, ташламалар бирү турында гаризалар исәбе алына.  Барлык очракта да мәгълүматлар, гаризалар бердәм электрон базага керә.
         Гариза бирүнең тәртибе түбәндәгечә: ата-анага Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләренең http://www.uslugi.tatar.ru интернет порталында онлайн-бланк тутырырга, анда баланың туган көнен, туу турында таныклык номерын, үз мәгълүматларын, яшәү адресын күрсәтергә кирәк. Шуннан соң ата-анага теркәү номеры бирелә. Алдагы этап – системага керү һәм балалар бакчасын сайлаганнан соң, тиешле графалар тутырылып беткәч, гаризаны япканда, “Зарегистрировано” позициясе чыга. Әгәр “Подтверждение документов” яки “Подтверждение медицинских показаний” позициясе бирелсә, кабул итү көннәрендә мәгариф идарәсенә мөраҗәгать итәргә кирәк. Ата-аналар үз чиратларын программа аша күзәтеп бара ала. Әгәр программада, “Направлен в ДОУ” позициясе чыкса, ата-ана, баланы бакчага урнаштыру процессын тәмамлау өчен, тиешле документларны балалар бакчасына илтә (мәгариф идарәсенә барып йөрергә кирәкми), баланы бакчага урнаштыра. Барлык сораулаулар белән балалар бакчасы мөдирләренә мөраҗәгать итә.

  Бөгелмә мәгариф идарәсе мәктәпкәчә тәрбия бирү бүлегенең адресы һәм кабул итү тәртибе: Бөгелмә шәһәре,  14 Каһарман урамы, 39 нчы йорт,  кабул итү көннәре: чәршәмбе – 14.00 – 17.00., җомга – 9.00 – 12.00 сәгатьттә (10, 11 нче кабинетлар). Кирәкле мәгълүматны мәктәпкәчә белем бирү бүлеге телефоны (6-52-64) буенча да алырга мөмкин.

 

 

 

Муниципаль хезмәттән файдалану өчен кирәкле документлар исемлеге:

1. Баланың туу турындагы таныклыгы (оригинал).

2. Ата-ананың (законлы вәкилнең)  шәхесен раслаучы документ (паспорт,оригинал).

3. Ташламалар (булган очракта) турында документлар (оригинал һәм күчермә).

 

Еш бирелә торган сораулар

1.      Балалар бакчасы өчен түләү тәртибе.

Баланы бакчага йөрткән өчен түләү балалар бакчасының категориясе, баланың яшенә карап билгеләнә һәм 2 өлештән тора: абонент түләү һәм туклану өчен түләү. Баланы бакчага йөртү өчен түләү агымдагы айның 10 нчы числосына кадәр банк яки почта бүлекчәсе аша кабул ителә.

Баланың бакчага йөрмәгән көннәре өчен, түләнгән квитанцияне кабат исәпләү, мәгариф идарәсенең бухгалтериясе аша башкарыла (бу очракта бары тик туклану өчен түләү генә кимрәк булачак, абонент түләү үзгәрешсез кала). Ата-аналар баланың бакчага йөрмәячәге турында үзләре йөри торган бакчага үз вакытында хәбәр итәргә бурычлы.

Закон нигезендә ата-аналар балалар бакчасына түләүнең бер өлешен компенсация рәвешендә ала алалар. Ата-аналарга ярдәм максатыннан компенсация түләү тәртибе: гаиләдәге беренче балага – түләнгән акчаның – 20%, гаиләдәге икенче балага – 50%,  гаиләдәге өченче һәм чираттагы балаларга – 70%  күләмендә компенсация түләнә.

Компенсация алу хокукына бары тик Килешү (Договор) төзегән, балалар бакчасына йөрткән баласы өчен акча түләгән ата-ана (законлы вәкил) гына ия була.


2. Баланы бер балалар бакчасыннан икенчесенә күчерү турында

 Административ регламент буенча, баланы бер балалар бакчасыннан икенчегә күчерү бердәм чират буенча үтәлә (чиратка яңадан басарга кирәк).


3. Чиратның баруын, үзгәрүен  ничек белергә була?

 Сез балагызны “Электрон балалар бакчасы”  автоматлаштырылган мәгълүмат системасында  теркәдегез.  Әти-әниләр чиратның  үзгәрүен муниципаль хезмәтләр порталы  аша яки мәгариф бүлегенә мөрәҗәгать итеп тикшерә алалар.

Чират  кимү ягына да, арту ягына да үзгәрә ала.

Чират түбәндәге очракларда артка күчә:

- сез күрсәткән балалар бакчасына  чиратка бакчага алуга ташламасы булган  бала басса;

- чиратта  шушы мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен яшәү урыны алышыну сәбәпле алыштырган бала булып,  аны чиратка кую датасы (муниципаль  берәмлекнең  карары буенча) сезнекеннән алда теркәлсәөнки яшәү урыны үзгәрсә дә, гариза бирү вакыты үзгәрми).

Чират алга күчә:

- әгәр чираттан   сез теләгән балалар бакчасыннан  берәр бала китсә, яки ата-аналар бу балалар бакчасыннан баш тартсалар, шул вакытта чират алга күчә;

1 июньнән 31 августка кадәр балалар бакчаларына кабул итү бара, шуңа күрә бу вакытта чиратта үзгәрешләр булырга мөмкин.

 

4. Бала үзе теләгән балалар бакчасына эләкмәде?

Муниципаль портал аша балалар бакчасына гариза язганда шундый мәгълүмат бар: “Башка балалар бакчасын тәкъдим итү”, монда ата-аналар “Әйе” яисә “Юк” дип үзләре мөстәкыйль рәвештә сайлыйлар.  Әгәр “Башка балалар бакчасын тәкъдим итү” дигән урында “Юк” дип сайланган булса, сезгә  теләгән балалар бакчасыннан урын бирелергә мөмкин. Ә “Әйе” дип сайласагыз, сез теләгән балалар бакчасында урын булмаса, сезгә башка балалар бакчасында урын тәкъдим ителә.Сезгә тәкъдим ителгән балалар бакчасындагы урын охшамаса, сез аннан баш тартырга хаклы. Бу очракта мәгариф идарәсенә килеп гариза язырга кирәк.

 

5. Нигә порталда “гамәлдә түгел” статусы (билгесе) барлыкка килә?

Бу статус сезнең балагыз чиратта юк дигәнне аңлатмый (сез баланы чиратка кую турында гариза биргән очракта). Бу гариза язган чакта баланың туу турында  мәгълүматләре дөрес кертелмәгән булганда мөмкин. Бу очракта сезнең бала барыбер чиратта тора. Порталдан чиратны белү өчен чиратны тикшерү бите эшләнгән. Сезгә бары тик аны тулысынча тутырырга һәм “Җибәрү” төймәсенә басырга кирәк. Бу информация сезнең район мәгариф бүлегенә җибәрелә, анда сезнең гаризагыз тикшерелеп, тулы булмаган мәгълүматләр белән тулылана. Шуннан соң сез чиратыгызны, балагызның туу таныклыгындагы сериясы һәм номеры буенча тикшерә аласыз. Бу  форма түбәндәге очраклар (Порталда гамәлдә түгел статусы) өчен генә нигез булып тора һәм сезнең гаризадагы мәгълүматләрне үзгәртү өчен түгел (балалар бакчасын үзгәртү Һ.б.). Статусны үзгәртү өчен  сез үз районыгызда мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать итә аласыз.

 

6. Нигә баланың яше 1 сентябрьдән санала?

Балалар бакчаларында уку елы 1 сентябрьдән башлана.


7. Ни өчен балалар бакчаларында яңа уку елына 2-3 яшьлек балалар төркемнәре оештырылмый?

Рәсәй Федерациясе президенты приказы буенча 3 яшьтән олырак балаларны беренче чиратта урын белән тәэмин итү каралган. Шуңа күрә шундый төркемнәргә өстенлек бирелә. Шул ук вакытта балалар бакчасының мөмкинлегенә карап, 2-3 яшьлек балалар өчен төркемнәр туплана.


8. Татарстан Республикасында 1,5 ярымнан зуррак балаларга балалар бакчасында урын бирелмәгән очракта компенсация түләнәме?

Бүгенге көндә 1,5 ярымнан зуррак, ә балалар бакчасында урын белән тәэмин ителмәгән балаларга Федераль закон буенча, Татарстан Республикасының норматив-хокукый актлары нигезендә акчалата компенсация түләнү каралмаган.

 

 

 

 

 

 

 

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International