Спорт сөюче Бөгелмә

2017 елның 19 сентябре, сишәмбе

Берьюлы ике шатлыклы вакыйга. 19 сентябрь – Бөгелмә шәһәре тарихына кереп калырлык көн. Реконструкциядән соң “Юность” спорт комплексы яшь бөгелмәлеләрне янә кабул итәргә әзер. Икенче вакыйга – Көрәш сарае ачылу. Бу тантаналы чараларда ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев, Спорт көрәше федерациясе президенты Әгъзам Гобәйдуллин һәм Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров катнашты.

Ефрат Тимерҗанов исемендәге балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең бинасы 1972 елда төзелгән булган. Ул инде күптәннән капиталь ремонтка мохтаҗ иде. 2014 елда башланган ремонт эшләре барышында бик җитди проблемалар барлыгы ачыклана. Түбәне сүтеп, стеналарга керешкәч, аларның авария хәлендә һәм куллануга яраксыз булуы ачыклана. Җир утыру сәбәпле, бушлык барлыкка килгән, ә ул, үз чиратында, стенада ярык барлыкка китергән.

– “Юность” спорт комплексы иң иске корылмаларның берсе иде. Ул спорт дөньясына Николай Колесников, Светлана Шимкова, Ольга Данилова, Александр Красных һәм башка югары үрләр яулаган шәхесләр тәрбияләп чыгарган. Әлеге яңабаштан төзелгән бина безнең спортчыларга үз күрсәткечләрен тагын да яхшыртырга мөмкинлек тудырыр. Болар барысы да Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның һәм республика хакимиятенең ярдәме белән булдырылды, – дип билгеләп үтте район башлыгы Линар Закиров.

Бер ел дигәндә, спорт комплексы янә үз ишекләрен ачып җибәрде. Спорт комплексының бассейнын янартканнар, яраксызга әйләнгән сучистарткычын яңага алыштырганнар. Килгән кунакларга бөгелмәнең яшь йөзүчеләре үз осталыкларын күрсәтте. Алар арасында шәһәребез горурлыгы, Россия күләмендәге спортчы, “Юность” спорт комплексы укучысы Алксандр Красных та бар иде.

“Төзелеш мохите” кысаларында, шәһәр мэры Линар Закиров атна саен спорт объектларын контрольдә тотты. Шуларның тагын берсе – Көрәш сарае. Ул – уникаль бина. Андыйлар республикабызда әлегә берәү генә иде, Казан шәһәрендә, хәзер менә инде икенчесе бездә. Аның үзенчәлеге – физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләргә спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге булдыру.

12 тренер, 500 тәрбияләнүче өчен яңа спорт сарае зур бүләк булды. Биредә грек-рим көрәше, голбол, коляскалылар өчен баскетбол һәм башка спорт төрләре белән шөгыльләнү мөмкинлекләре, чишенү бүлмәсе, санузеллар аларга уңайлы булсын дип төзелгән. Унбиш ел эчендә грек-рим көрәш мәктәбе безнең шәһәрдә атказанган спорт мастеры Эдуард Шириязданов, халыкара класслы спорт мастеры Исмаил Насрулаев һәм 30 Россия спорт мастеры тәрбияләп чыгарган.

Спорт көрәше федерациясе президенты Әгъзам Гобәйдуллин сүзләре буенча, Татарстан – дәүләт программаларын тормышка ашыру буенча Россия субъектлары арасында лидерлар рәтендә. Сәбәбе – битараф булмауда, чөнки республикабыз җитәкчелеге өчен һәр кешенең язмышы мөһим.

www.bugulma-tat.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International