Бөгелмә шәһәрендә Бөгелмә электр-насос заводына 55 яшь тулу уңаеннан бәйрәм чарасы үтте. Завод хезмәткәрләрен һәм ветераннарны шәһәр мэры Ирина Белова котлады.
Агымдагы елның 8 аенда завод җитештергән продукция күләме 580 миллион сум тәшкил иткән. Җитештерү промышленносте индексы - 109%, хезмәткәрләр саны - 700дән артык, уртача хезмәт хакы 24 мең тирәсе тәшкил итә.