10 октябрь көнне "Миллениум" яшүсмерләр-яшьләр клубында иреклеләр мәктәбе узды. Чарада шәһәребезнең иреклеләр хәрәкәте активистлары - 30 студент һәм мәктәп укучысы катнашты.
БМР иреклеләр хәрәкәтен үстерү координация үзәге җитәкчесе Наталья Кулагина һәм "NON-STOP" иреклеләр берләшмәсе кураторы Марина Земскова студентларны үзәк эше белән таныштырдылар. Активистлар зур энтузиазм белән "Юл картасы – 2018" һәм 2017 елның IV кварталында узачак чаралар планын эшли башладылар.
#молодежьТатарстана #доброволецтатарстана
#доброволецбугульмы #молодежьбугульмы
#добробугульма