Хезмәтне саклау буенча "Биеклек. Куркынычсызлык – 2018” Республика конкурсы

2017 елның 11 октябре, чәршәмбе

Хезмәтне саклау буенча "Биеклек. Куркынычсызлык – 2018" Республика конкурсы башланды.

Конкурсның максаты – биеклектә башкарылучы эшләрне оештырганда һәм башкарганда һөнәри компетенция дәрәҗәсен арттыру.

Конкурс вакытында биеклектә эшләгәндә хезмәтне саклау буенча теория һәм практик белемнәрне тикшерү күздә тотыла.

Бәйгедә катнашу бушлай. Бәйгене үткәрү шартлары турында тулырак мәгълүмат Министрлыкның рәсми сайтында урнаштырылган ("Конкурслар һәм акцияләр" бүлеге).

Конкурста катнашу өчен гаризалар 2018 елның 22 февральенә кадәр кабул ителә. Элемтә өчен Бабаназарова Рәйсә Рәшид кызына мөрәҗәгать итергә. Тел: +7 (903) 314 16 07.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International