Яңа елның беренче көненнән Россиядә ЕГИССО эшли башлый - нәрсә ул?

2017 елның 16 октябре, дүшәмбе

ЕГИССО — социаль тәэмин итү буенча бердәм дәүләт мәгълүмат системасы. Россиядә 2018 елның 1 гыйнварыннан Бердәм мәгълүмат системасы (ЕГИССО) эшли башлаячак. Әлеге система нигезендә һәр кешенең нинди ташламаларга ия булганлыгы турында белергә була. Бу граж­даннар өчен дә, хакимият органнары өчен дә файдалы.

Безнең республикабызда яшәүчеләр үзләренең нинди ташламаларга ия булганлыкларын белмиләр. ЕГИССО дип аталучы система шуны истә тотып эшләнгән. Россия Пенсия фондының Удмуртия бүлекчәсендә яңа федераль проектны оештыру, кертү буенча әзерлек эшләре башланды. Август ахырында УР буенча Пенсия фонды идарәсенә бу системаны аңлату өчен оештырылган киңәшмәдә Россия Пенсия фонды федераль дәүләт проектлары департаменты башлыгы урынбасары Елена Петина, УР буенча Пенсия фонды бүлеге идарәчесе Алексей Бельтюков, УР буенча Россия Пенсия фонды бүлеге идарәче урынбасары Светлана Адаева, УР Хөкүмәте Рәисе урынбасары вазифасын башкаручы Сергей Фефилов, республика министрлыклары һәм муниципаль берәмлекләр вәкилләре катнаштылар. Хәзерге вакытта илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Удмуртия Республикасында да әлеге система гамәлгә ашырыла башлады.

 

ЕГИССОның төп максаты — мохтаҗ булган гражданнарга дәүләт ярдәме нигезендә социаль ярдәм күрсәтү юлы белән тормыш сыйфатын һәм дәрәҗәсен арттыру тора. ЕГИССО мәгълүмат базасы гражданнарның нинди федераль, региональ яисә муниципаль социаль ярдәмгә ия булуларын ачыклый. Мәгълүмат белән тәэмин итүчеләр күп. ЕГИССОга мәгълүматлар аның составындагы федераль, региональ, муниципаль реестр һәм башка дәүләт мәгълүмат системалары аша бирелә. ЕГИССО системасы 2018 елның гыйнварыннан эшли башлаячак. Анда һәр кешенең дәүләттән нинди социаль яклау чаралары алуы теркәлеп барачак, шул рәвешле мәгълүматлар даими рәвештә яңарып торачак. Системаның уникаль булуы шуннан тора ки, бер яктан ул һәр гражданның нинди социаль ярдәмгә ия булуы турында мәгълүмат бирсә, икенче яктан министр­лыклар һәм муниципаль берәмлекләр социаль ярдәм күрсәткәндә һәр гражданның нинди ярдәмгә мохтаҗ булуын тиз арада ачыклый алалар. “Госуслуги” порталы аша “Шәхси кабинет»ка СНИЛС номеры аша кереп, тулы мәгълүмат алырга мөмкин.

http://matbugat.ru/news/?id=20283

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International