“Сәлам” рухи-сәламәтләндерү үзәгенең көзге сменасы төгәлләнде

2017 елның 4 ноябре, шимбә

Бөгелмә мөхтәсибәте шәһәрнең үзәк мәчетендә көзге каникулларда оештырган “Сәлам” рухи-сәламәтләндерү үзәге үз эшен тәмамлады.

Балалар биредә Ислам тәгълиматы нигезләрен, гарәп алфавитын, изге Коръән сүрәләрен өйрәнгәннәр, төрле викторина һәм бәйгеләрдә катнашып зиһеннәрен үстергәннәр. Дәресләр физарядкалар, саф һавада уеннар белән бергә үрелеп барган, бер көнне күмәкләшеп кинотеатрга да барганнар.

Шулай ук алар төрле өлкәдән кызыклы шәхесләр, аксакаллар белән очрашкан. Балалар белән дәресләрне Бөгелмә мәчете хәзрәтләре, күрше Баулы районындагы Урыссу шәһәренең "Фәнис" мәдрәсәсе студентлары үткәргән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International